ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак

2018 елның 14 декабре, җомга

15 декабрь көнне Казан ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2018 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга бурычлары"на багышланачак.  

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - Россия Федерациясе Финанс министры Антон Германович Силуанов катнашачак.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы тупланма бюджетының 2018 елда көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2019 елга бурычлары турында чыгыш ясыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International