Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ беренче вице-премьеры – Россия Финанс министры төбәкнең министрлыклары һәм идарә тармаклары вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында 2018 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар.
Чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, берләштерелгән бюджетның көтелүче керем өлеше 316,4 млрд. сумга үтәлгән очракта, салым һәм салым булмаган керемнәр 273 млрд. сум булачак. Республика бюджетыа 228,5 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларга акча керүләр 44,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Табышка салымнан керүләр 99,5 млрд. сум булачак дип көтелә.
Физик затлар керемәренә салым, 74,3 млрд. сум булыр дип көтелә. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 31,4 млрд. сум булыр дип фаразлана.
Җыелма керемгә салымнар берләштерелгән бюджетта 10,7 млрд. сум булыр дип көтелә.
Берләштерелгән бюджетка салым булмаган керемнәр 2018 елда 15 млрд. сум күләмендә фаразлана, шулардан республика бюджетына – 8,8 млрд., җирле бюджетларга – 6,2 млрд. сум.
Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 329 млрд. сумга җитәчәк. 2018 елда чыгымнар үтәлеше кысаларында беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар төп урынны алачак.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, 2018 ел йомгаклары буенча республикада ҖТП үсеше үткән елга карата 101,5% булыр дип көтелә.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика территориясеннән мобилизацияләнгән керемнәр күләме 1 трлн. сум дип бәяләнә. Чыгым вәкаләтләрен үтәү өчен уңай динамиканы саклап калырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
«Күрсәткечләр – республика предприятиеләренең һәм дәүләт хакимияте органнарының Татарстан икътисадын үстерү буенча планлы уртак эше нәтиҗәсе. Шулай ук бюджетка акча керүләренең үсеше резервларын гамәлгә ашыру да мөһим урында. Аерым алганда, бурычларны киметү эше дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.