Бүген Дәүләт Советы утырышында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Парламентарийлар өстәмә кергән чараларны федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм республика максатчан программаларын гамәлгә куюга, бюджет учреждениеләренең кредитор бурычын каплауга, социаль әһәмиятле, мәдәни-спорт чараларын уздыруга юнәлтәчәк.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджетның керем өлеше 25,8 млрд сумга артуы күздә тотыла. Салым һәм салым булмаган керем өлешен 12,4 млрд сумга арттыру ниятләнә. Федераль бюджеттан республикага өстәмә 13,4 млрд сум акча кергән. 2019 елда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына 9,5 млрд сум бүлеп бирү каралган.