РФ икътисад төзелешен үзгәртми тулаем эчке продуктның алга таба кирәкле зур үсешен тәэмин итеп булмый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
“Әлбәттә, тулаем эчке продукт үсеше – иң төп күрсәткечләрнең берсе. Без икътисад төзелешен үзгәртми тулаем эчке продуктның алга таба зур үсешен тәэмин итә алмыйбыз. Илкүләм проектлар нәкъ менә шуңа йөз тота һәм мин моңарчы искә алган зур чаралар салыначак”, - диде Путин ел саен уза торган матбугат конференциясендә.