Өстәмә кыйммәткә салымның төп ставкасы Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан хәзерге 18%тан 20% кадәр үсәчәк.
“Хәзер без 6,6% кадәр киметтек. Ә киләсе елда ул 6% булырга һәм шулай берничә ел дәвамында торырга тиеш. Бу РФ икътисады тотрыклылыгының мөһим күрсәткече. Өстәмә кыйммәткә салымны арттыру шул исәптән нефть-газ булмаган дефицит күрсәткечен тотып тору әһәмияте белән бәйле”, - диде ул зур матбугат конференциясендә.
Путин 2009 елда РФ нефть-газ булмаган дефициты тулаем эчке продуктның якынча 13% дәрәҗәсендә булды дип искә төшерде. “Бу бик күп. 2000 еллар башында ул якынча 3% иде. Шуннан соң дөнья икътисадый кризисы нәтиҗәсендә, искәртеп узам – без кешеләр алдында социаль йөкләмәләрне үтәр өчен нефть-долларны тотарга, кораллы көчләр төзү планнарын сакларга мәҗбүр булдык, - безнең нефть-газ булмаган дефицит үсте, минемчә, 13% диярлек булды. һәм бу безнең икътисад өчен бик җитди”, - дип өстәде Президент.