Владимир Путин: 2018 елда Россия җиде елга беренче тапкыр бюджет профицитына чыга

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе федераль бюджеты профициты агымдагы елда тулаем эчке продуктның 2,1% тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Президенты  Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.

“2011 елдан бирле беренче тапкыр безнең профицит бар, тулаем эчке продуктның 2,1% тирәсе профицитлы бюджетка чыгачакбыз”, - диде ул һәм ел йомгаклары буенча Илкүләм иминлек фонды 22%ка үсәчәк дип искәртте.

Президент РФ финанслары ныгый һәм алтын валюта резервлары үсә дип өстәде.  

Ул шулай ук икътисад төзелешен үзгәртми, тулаем эчке продуктның алга киткән үсешен дәүләт тәэмин итә алмый дип саный.

“Әлбәттә, тулаем эчке продукт үсеше темпы – төп күрсәткечләрнең берсе. Әгәр икътсадның төзелешен үзгәртмәсәк, без сезнең белән бу алга киткән үсү өчен кирәкле тулаем эчке продукт үсеше темпын тәэмин итә алмабыз.  Илкүләм проектлар нәкъ шул максатларга йөз тота һәм мин инде сөйләгән зур чаралар салыначак”, - диде Путин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International