Демография мәсьәләләре шактый күләмдә Россия икътисады үсешен тоткарлый. Бу хакта икътисадый үсеш министры Максим Орешкин RT телеканалына интервьюсында хәбәр итте.
“Статистикага карасак, демография хәленең хәлиткеч мәсьәлә булуын күрербез, чөнки үткән гасырның 90нчы елларында формалашкан тенденцияләр бүген икътисадта тикәре чагылыш таба. Бездә чыннан да яңа эшче көч тәкъдиме чикле”, - диде ул.
Министр “мондый мәсьәләләрне чишү беренче чиратта авыр булачак һәм бу өлкәдә кабул ителгән теләсә кайсы чараның озак сроклы перспективада нәтиҗәләре булачак” дип искәртте.
2019 елда Россиядә 2024 елга кадәр исәпләнгән “Демография” илкүләм проекты башлангыч ала. Аның эченә түбәндәге федераль проектлар керә: “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү”, “Яслеләр булдыру – хатын-кызларның эш белән тәэмин ителгәнлегенә булышу”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Халыкның яңа физик культурасы”. Аны гамәлгә кую өчен якынча алдан 3,5 трн сум бүлеп бирү планлаштырыла.