Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов инвестицияле проектларны гамәлгә кую буенча эшмәкәрлек вәкилләре белән киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә эшмәкәрләр 15,3 трлн сумга инвестицияләр белән проектлар тәкъдим иткән, шулардан инвесторларның үз чаралары – 3 трлн сумнан да ким түгел. Бу хакта беренче вице-премьер пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.
“Салым стимуллаштыруы, проектлы финанслау үсеше, шулай ук кайбер регулятор үзгәрешләре, кирәкле цифрлы, транспорт һәм социаль инфраструктура һәм башка чаралар формалаштыру чаралары тикшерелде. Бизнес тарафыннан тәкъдим ителгән проектларның гомуми күләме 15,3 трлн сум тәшкил итте, шулардан инвесторларның үз чаралары – 3 тлрн сумнан да ким түгел”, - диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук компанияләрнең инвестицияле программаларын арттыру һәм киңәйтү өчен кирәкле механизмнарны һәм гамәлләрне караган. “Ахыр чиктә бу эш экология, экспорт үсеше, цифрлы икътисад, сәламәтлек саклау, транспорт инфраструктурасы, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проектларны гамәлгә куюга шәхси инвестицияләрне җәлеп итү бурычларын хәл итүгә булышачак”, - диде Лавров.
Силуанов пресс-секретаре сүзләренчә, беренче вице-премьер киләсе алты елда салым шартлары үзгәрешсез булачак, шуңа күрә инвесторлар эре капитал салуларны планлаштыра ала дип искәрткән. Силуанов бизнеска Хөкүмәт планнары турында сөйләгән. Сүз инвестпроектлар өчен регулятор шартларның үзгәрешсез булуын керткән капитал кертемнәрне яклау һәм кзыксындыру турында закон проекты хакында бара.