Антон Силуанов ел йомгаклары буенча бюджет профициты күпме булачагы турында сөйләде

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

РФ бюджеты профициты 2018 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның 2,5% тәшкил итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Бюджет профициты – тулаем эчке продуктның 2,5%, нефть-газ булмаганы – 6,4%. Гомумән алганда, ел начар түгел. Һичшиксез барысын да үтиячәкбез”, - диде ул.

Көз көне кертелгән 2018 елның бюджетына соңгы төзәтмәләр бюджет профицитының тулаем эчке продуктның 2,1% дәрәҗәсендә булуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International