Татарстанда “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Корстон” кунакханә комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Чарага килгән кунакларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Аннары Татарстан Президенты Татарстанның икътисад өлкәсендәге казанышларын санап узды.  

Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә һәм белгечләргә “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен, шулай ук Россиянең атказанган химигы, атказанган машина төзүчесе, атказанган азык сәнәгате хезмәткәре исемнәрен бирде.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International