Дәүләт Думасы 2019 елда цифрлы икътисад өлкәсендә берничә закон кабул итәргә ниятли

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы 9 гыйнварда ачылган язгы сессия кысаларында цифрлы икътисад өлкәсендә законны камилләштерү өстендә эшне дәвам итәргә уйлый. Бу хакта Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин “Россия-24” телеканалы эфирында хәбәр итте.

“Без эшне 9 гыйнвар көнне башлыйбыз... Хәзер инде цифрлы икътисадка багышланган закон проектларының зур блогы булачагы аермачык күренә”, - диде Володин.

Ул Дума портфелендә беренче укылышта кабул ителгән цифрлы хокук буенча берничә инициатива инде барлыгын хәтерләде. “Бу “Цифрлы финанс активлар турында” закон проекты, “Цифрлы хокуклар турында закон проекты, “Краудфандинг турында” закон проекты дип санап китте Володин һәм аларны кабул итү беренче чиратта үтәләсе бурыч дип өстәде.

Дәүләт Думасы Рәисе “цифрлы икътисад – ул киләчәк икътисады” дип ассызыклады. “Шуңа күрә безгә бу өлкәдә хокукый кырны булдыру буенча эшне өстенлекле чиратта башкару мәҗбүри”, - дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International