Антон Силуанов: Рубльнең тотрыксызлыгы турында сөйләргә нигез юк

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Россия рубленең тотрыксызлыгы турында сөйләргә нигез юк. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Аның искәртүенчә, Россия рубленең курсына соңгы вакытта йогынты ясый торган төп факторлар булып, санкцияләр һәм энергия чыганакларына бәяләр үзгәреше санала.

“Без бу үзгәреп торуларны минималь итү өчен нигез булдырдык. Әлбәттә, 2018 елда рубль курсына безнең кәгазьләрдән чит ил инвесторларының чыгуы йогынты ясады. Киләсе елда андый күләмдә мондый чыгулар булмаячак. Илкүләм валютаның тотрыксызлыгы турында сөйләргә база нигез юк“, - диде Силуанов "Россия-24" телеканалына интервьюсында.

Ул шулай ук 2019 елга макрофараз параметрларыннан тайпылу өчен җитди куркынычлар күрми.

“Макроикътисад, курс бәйләнешләре, инфляцияне стабильсез итүгә йогынты ясаган нинди дә булса факторларны без күрмибез. Без төп макроикътисад күрсәткечләренең фаразлана алуы өчен яхшы база булдырдык – бу тотрыклы бюджет, “йөзеп” йөри торган курслы аңлаешлы акча-кредит сәясәте, бу безнең Хөкүмәт һәм алтын валюта резервлары. Шуңа күрә безнең фараз өчен нинди дә булса җитди тайпылыш куркынычлары булмас дип уйлыйм. Алар юк, күрмим”,  - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International