Антон Силуанов: РФ өчьеллык бюджеты илкүләм проектларны гамәлгә куюга 5,7 трлн сумны күздә тота

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

РФ өчьеллык бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә куюга якынча 5,7 трлн сум планлаштырылган. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына интервьюсында хәбәр итте.

“Бездә өчьеллык бюджетта илкүләм проектларны гамәлгә куюга 5,7 трлн сум өстәмә ресурслар каралган, шуның күп өлеше – социаль өлкә. Иң зур проект – ул "Демография”. Шуннан соң “Сәламәтлек саклау” һәм “Мәгариф” бара. Бу өч юнәлешкә илкүләм проектларга юнәлтелгән барлык өстәмә ресурсларның яртысы тотыла”, - диде ул.  

12 юнәлеш буенча илкүләм проектлар (демография, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү, фән, цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнес, халыкара кооперация и экспорт)  2024 елга кадәр РФ үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегияләре турында Президентның яңа май указын үтәү өчен эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International