Россиядә өстәмә кыйммәткә салымның ставкасын 18 дән 20 процентка кадәр арттыра торган закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Шул ук вакытта документ бу салым буенча 10 яисә 0 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән барлык гамәлдәге льготалы ставкаларны саклый.
Өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы финанслауның, шул исәптән илкүләм проектларның, озак сроклы чыганакларын билгеләү өчен арттырыла дип аңлаткан иде аңарчы финанс министры Антон Силуанов. Ул мондый карар керемнең (аларның зурлыгы тышкы икътисадый конъюнктура үзгәреп торуларга бәйле алышынмаячак) чимал булмаган чыганакларын алырга мөмкинлек бирәчәк дип искәртте. Россия Президенты Владимир Путин декабрьдә ел саен уза торган матбугат конференциясе барышында ставканың үзгәреше дәүләтнең нефть-газ булмаган дефицитын риза булырлык дәрәҗәдә саклап калуга хезмәт итә дип җиткерде.
Хөкүмәт бәяләве буенча өстәмә кыйммәткә салымның ставкасын арттыру 2019 елдан башлап, федераль бюджетка ел саен 620 млрд. сум керем бирәчәк.