Россиядә нефть тармагында салым маневрын төгәлләү старт ала

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

2019 елда хакимият инде 2015 елдан уздырырга планлаштырылган нефть тармагындагы салым маневрын төгәлләүгә керешә.

Гомумән алганда, маневр 2019 елдан башлап, алты ел дәвамында нефтькә экспорт пошлинасының хәзерге 30%тан 0% кадәр төшә баруын күздә тота. Шул ук вакытта нефтькә файдалы казылмаларны алуга салым (НДПИ) өч ел дәвамында арта барачак.

Нефть продуктларына эчке бәяләрнең үсешенә яисә аның дефицитына юл куймас өчен маневр ике механизмны күздә тота: нефтькә кире акциз (яңадан эшкәртүгә тапшырыла торган) һәм аңа өстәмә демпфирлый торган акциз. Гомуми кагыйдә буенча кире акцизны бишенче класстан да ким булмаган бензин һәм дизягулык җитештереп чыгарган һәм җитештерүнең 10%тан да ким булмаган өлешен РФнә тапшырган Россия нефть эшкәртүчеләре ала алачак. Әлеге таләп аны модернизацияләү шартында мондый бензинны җитештерүне күздә тотмаган алдан дүртьяклы килешүләр төзегән нефть эшкәртү заводларына кагылмаячак.

Модернизацияләүне гамәлгә куйган нефть эшкәртү заводлары РФ базарын мәҗбүри тәэмин итү буенча нефтькә кире акциз һәм 2024 елга кадәр отсрочка ала алачак. Әлегә таләп ителгән күләмдә бензин җитештермәгән нефть эшкәртү заводлары модернизацияләү турында килешүләрне төзи алачак. Шарты – 2017 елда 600 мең тоннан да ким булмаган нефтьне эшкәртүне тормышка ашырган булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International