Хөкүмәт Дәүләт Думасына цифрлы икътисад турында якынча 20 закон проекты кертәчәк

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Якын киләчәктә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына цифрлы икътисад турында 20 дән артык закон проектын кертәчәк. Бу хакта парламентның түбәнге палатасы спикеры  Вячеслав Володин хәбәр итте.

“Якын киләчәктә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына цифрлы икътисад мәсьәләләренә караган 20дән артык закон проектын кертәчәк. Һәм безгә бу закон инициативаларын сыйфатлы карауга әзер булырга кирәк”, - диде Володин Дәүләт Думасының язгы сессиясе ачылышы барышында.

Сәясәтче ассызыклавынча, цифрлы икътисадның хокукый кырын булдыру Россиянең башка илләр белән конкуренциясендә аңа өстенлек бирәчәк.

Володин шулай ук профиль комитетларның башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул аларадан цифрлы икътисад турында проектларны карау өчен “үзара эшне яраштыруларын һәм эшлекле һәм фәнни берләшмә вәкилләреннән торган белгечләр төркемнәрен булдыруларын” сорады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International