Илкүләм иминлек фонды 2018 елда 7,6%ка үскән

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Илкүләм иминлек фонды 2018 елда 7,6%ка үскән – узган елның башына 3,75 трлн сум белән чагыштырганда, 4 трлн 36 млрд 48 млн сумга кадәр. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы материалларында хәбәр ителә.

Илкүләм иминлек фонды доллар белән исәпләгәндә $58,097 млрд тәшкил иткән.

Шул ук вакытта Илкүләм иминлек фондының чараларын 2018 елда финанс активларда (Үзәк Банк счетларындагы чаралардан тыш) урнаштырудан керем 58 млрд 195,6 млн сум тәшкил иткән.

Бу күрсәткеч доллар эквивалентта $923,3 млн тигез булган. 2018 елда фонд чараларын кыйммәтләүдән курс аермасы  489 млрд 716,7 млн сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International