Антон Силуанов Россиядә салым йөкләмәсен арттыру турында сөйләде

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

РФ финанс министры Антон Силуанов Россиядә икътисадның соры секторы өлешен киметү буенча эш алып барыла, намуслы бизнеска салым йөкләмәсе юк дип җиткерде.

“Күбесе салым йөкләмәсе арту турында сөйли, ләкин ул нәкъ менә легальләштерү барышында соры сектор өчен арттырыла. Башкача ничек? Намуслы бизнес өчен салым йөкләмәсе артмый. Конкуренциягә сәләтле шартлар тигезләнә. Безнең өчен фиксаль өлеш кенә түгел, ә конкуренциягә сәләтле кыр да мөһим”, - диде Силуанов “Коммерсант” газетасына интервьюсында.

Министр хәзер цифрлаштыру ярдәмендә, администрацияләүдә яңа мөмкинлекләрне файдаланып, соры сектор өлешен киметү бурычы тора дип искәртте. “Без биредә уңышка ирештек, безнең салым органы һәм таможня хезмәткәрләре гамәлләре көнбатыш белгечләре һәм хезмәтләренең югары бәяләрен алдылар”, - дип искәртте Силуанов.

“Хәзер без яшеренке секторда эшләүне файдасыз итү өчен барысын да эшлибез. Безнең үзмәшгульләрнең хезмәтен легальләштерү өлкәсендә эшләвебез очраклы түгел. Алар өчен льготалы режим тәкъдим иттек – профессиональ керемгә салым. Безнең идея – үзмәшгульләргә сигнал бирү: хәзерге кебек эшләгез, ләкин теркәлегез һәм салымнар түләгез, өстәвенә 13% түгел, ә нибары 4%”, - диде ул.

Министр әйтүенчә, агымдагы елның беренче көннәрендә илнең дүрт субъектында эксперимент рәвешендә яңа салым эшләп киткән. Аның барышында “салым салуның яңа формасы белән кече бизнесның шактый кызыксынуы” аерып чыгарылган. Аның сүзләренчә, әлеге төбәкләрдә гыйнварның беренче яртысында алдагы ике елда бөтен ил буенча теркәлгәннәр саны белән чагыштырганда, дүрт тапкыр артыграк үзмәшгуль теркәлгән.

“Тикшерүче органнар белән очрашудан куркып яшәгәнче, хокукый кырда эшләү һәрвакыт кулайрак. Бу нигә кирәк?”, - дип йомгак ясады Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International