Антон Силуанов: россиялеләр икътисадтагы үзгәртеп коруларның беренче нәтиҗәләрен 2019 елда сизәчәк

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Россия финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәтнең икътисадый блогы эше агымдагы елда нәтиҗә бирәчәгенә һәм россиялеләрнең үзгәрешләрне сизәчәкләренә ышанычын белдерде. Бу хакта ул “Коммерсант” газетасына интервьюсында хәбәр итте.

“Хөкүмәттәге икътисадый блок һәрвакыт профессиональлеге белән аерылып торды. Безнең Финанс министрлыгы һәм Икътисадый үсеш министрлыгы арасында элеккеге кебек фикер каршылыгы юк, бергә эшләү әһәмиятен аңлау бар. Федераль салым хезмәте, Федераль таможня хезмәте, Федераль монополиягә каршы хезмәтендә, безнең блокка кергән башка хезмәтләрдә югары профессиональ командалар тупланды”, - дип искәртте Силуанов.

Министр сүзләренчә, бурычларны хәл итү өчен идарә итү системасы булдыру өчен хәзер эш шундый итеп куелган. “Ләкин кешеләр Хөкүмәттән һәрвакыт нәрсә өмет итә соң? Аның эшләвен һәм аларның мәнфәгатьләре яклануын, хезмәт хакларының үсүен һәм бәяләрнең үсмәвен, яңа эш урыннарын булдырылуын”, - диде Силуанов.

“2019 елда барысы да үзгәрешләрне сизәргә тиеш. Президент һәм Хөкүмәт рәисе бурычны нәкъ менә шулай билгели. Бәлки Хөкүмәтнең бөтен эше күренмидер дә, бүген киләчәккә эш башлап куела, икътисад өчен кирәкле структур үзгәрешләр әзерләнә. Безнең эш нәтиҗә бирәчәк, мин моңа ышанам”, - дип ассызыклады министр.

Ул һәрбер Хөкүмәт эшен оештырыр алдыннан үзенә приоритетлар билгели дип аңлатты. Министр сүзләренчә, аннан алда Хөкүмәт өстенлекле проектлар белән инде шөгыльләнә башлаган булган, ләкин “бу проектлы якын килүне эшкә тулысынча кертү алдыннан язылу гына булган. Ул хәзер илкүләм проектлар аша гамәлгә куела”.

Аның сүзләренчә, өстенлекле проектлар глобальлек белән аерылып тормаган, ләкин алар аерым бурычларны хәл итү өчен мөһим булган һәм алар уңай нәтиҗә биргән.

“Хәзер эш башкача. Хөкүмәтнең атна саен үтә торган утырышларыннан кала без һәрдаим проектлы эш белән дә шөгыльләнәбез. Президент тарафыннан куелган бурычлар яңа коралларны, максатка ирешү өчен камилрәк механизмнарны таләп итте. Бу эшне башкару – кызык һәм җаваплы бурыч. Нәтиҗә алыр өчен шәхси җаваплылык арта, куелган максатларга ирешү өчен глобальрәк фикер йөртү сорала. Нәкъ менә шушы Хөкүмәтнең эше механизмы үзгәреше дә инде”, - дип йомгак ясады Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International