РФ Финанс министрлыгында төбәкләр өчен үзмәшгульләр өчен салым режимы куркынычларын бәяләделәр

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы үзмәшгульләр өчен яңа салым режимына тест үткәргән дүрт төбәк бюджетлары өчен зур булмаган куркынычлар күрә, ләкин федераль бюджеттан аларга ярдәм таләп ителмәячәк. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.

“Әгәр сез игътибар иткән булсагыз, без пилот проектны дүрт субъект-донорда гамәлгә куябыз. Аларга бюджет керемнәренең зур булмаган кимүе кискен зыян салмаячак, федераль бюджеттан өстәмә ярдәм сорарга туры килмәячәк”, - дип җиткерде Трунин “Бюджет” журналына интервьюсында.

Профессиональ керемгә салым дип аталган яңа салым режимы эксперимент рәвешендә 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт пилот төбәктә (Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе һәм Татарстанда) кертелде. Айга 200 мең сумнан да югары булмаган керем алган һәм яллы эшчеләре булмаган эшмәкәрләр күрсәтелгән төбәкләрдә үз смартфоннарына “Минем салым” кушымтасын урнаштырып, салымны шуның аркылы түли ала (керемнәрдән 4% физик затлар белән эшләгәндә һәм 6% компанияләр белән). Бу режимның максаты – үзмәшгульләрне легальләштерү. Аларның саны кайбер мәгълүматларга караганда Россиядә дистәләгән миллион кеше тәшкил итә.

“Куркынычларга килгәндә, законны язган вакытта без яллау буенча эш белән бәйле эшчәнлекнең бу режимга күчә алу мөмкинлеген исәпкә алдык. Эш бирүче хезмәт хакы фондыннан 30% күләмендә иминият взносларын түләргә тиеш, аның эшчеләре хезмәт хакларыннан физик затларның кеременә салым 13% тотып калына, ә монда керемнән нибары 4% түләгән кешеләр барлыкка килә, иминият взносларын исә алар өчен беркем дә күчерми”, - дип аңлатты Трунин.

“Бу салым режимын яллау буенча эштә дә куллану вариантларын уйлап табулары мөмкин. Мондый күчүгә каршы без законда билгеле бер киртәләр искәртеп уздык, ләкин хәзер аларның гамәлдә ничек эшләгәннәрен карарга кирәк. Массачыл күчүне, әлбәттә, күзәтәсе килми”, - дип өстәде ул.

Аерым алганда, закон даими эш урыныннан киткән һәм үзмәшгуль булып теркәлгән хезмәткәр ике ел дәвамында үзенең элекке эш бирүчесенә эшли алмый дип билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International