Антон Силуанов май указы бурычлары турында сөйләде

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин май указында куйган бурычларның яртысыннан артыгы төбәкләр һәм муниципалтетлар компетенцияләренә карый, ләкин финанслауның төп өлеше федераль үзәккә туры киләчәк. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Президент тарафыннан куелган бурычлар, алар хакимиятнең бөтен төзелешен үтәли кисеп үтә. Бер федераль үзәк көче белән генә аларны хәл итеп булмый. Указда куелган бурычларның яртысыннан артыгы – 60% – төбәкләр, кайбер урыннарда хәтта муниципалитетлар компетенцияләренә карый”, - диде ул Гайдар форумында.

Шул ук вакытта ул илкүләм проектларны төбәкләр ягыннан финанслашу якынча 5% тәшкил итәчәк, калган чаралар федераль бюджеттан барачак дип искәртте.

“Шундый система булдырырга – оешырга кирәк. Бу иң мөһимедер, мөгаен. Биредә эш акчада да түгел. Акча – ул мөһим, ләкин акча булып та, система булмаса, безнең берни дә барып чыкмаячак”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International