Бүген Татарстан Республикасы финанс миснистры Радик Гайзатуллин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Чара Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бинасында узды.
Чарада Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Әстерхан өлкәсе финанс министры вазыйфаларын башкаручы Виталий Шведов, Әстерхан өлкәсе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Сергей Трушкин, Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Әстерхан өлкәсе икътисадый үсеш министры Андрей Сашин, Әстерхан өлкәсе Дәүләт милке белән идарә итү агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наталья Москвитина катнашты.
Очрашуда катнашучылар бюджетлар үтәлеше барышын, учреждениеләрнең эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр буенча эшне оештыру, керемнәрне арттыру буенча эш өчен муниципаль берәмлекләргә стимул бирү буенча мәсьәләләрне тикшерде. Шулай ук чарада бухгалтерияне үзәкләштерү, дәүләт әҗәте һәм хезмәт хакы һәм салым базасын легальләштерү буенча эшне оештыру сораулары күтәрелде.
Визиталары кысаларында Әстерхан делегациясе шулай ук Татарстан Республикасы Казначылык департаментында да булды.