Хөкүмәт бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен хуплады

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте киләсе алты елга бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе проектын хуплады.

Документ Министрлар Кабинеты утырышында каралды. Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу утырышта каралган барлык проектлар да кабул ителгән.

Концепция 12 бүлектән тора. Аерым алганда, документ бюджетларның озак сроклы балансланган һәм тотрыклы булуын тәэмин итүне, дәүләт финанслары белән идарә итү системасына бюджет чыгымнары күзәтүләрен кертүне, дәүләт программалары системасын камилләштерү һәм проектлы идарә итү принциплары буенча гамәлләрне кертүне күздә тота.

Шулай ук салым чыгымнары белән идарә итүне яхшырту, планлаштыруның һәм бюджетны үтәүнең заманча технологияләренең нәтиҗәле процедураларын кертү, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу, шулай ук дәүләт идарәсе формалары һәм ысуллары һәм федераль милек белән идарә итү механизмнары системасын камилләштерү, социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, бюджетара мөнәсәбәтләрнең үсеше күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International