Антон Силуанов: 2019 елда Россиядә кече һәм урта бизнес өлеше 23% тәшкил итәчәк

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда РФ икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 23% тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсе барышында беренче вице-премьер – Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.

“Агымдагы елда без кече һәм урта предприятиеләр санын кече һәм урта бизнеста мәшгуль 19,6 милллионга кадәр кешегә арттырырга планлаштырабыз. Быел икътисадта өлеш буларак кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше артачак, ул 23% тәшкил итәчәк”, - диде Силуанов.

Ул әлеге илкүләм проект кысаларында максатчан күрсәткеч 2024 елга 32% дип хәтерләде.

Силуанов үзмәшгульләр буенча салым пилоты кысаларында 10 мең эшмәкәр инде теркәлде дип искәртте. “Без ел башыннан алып чорда гына мондый режим кысаларында 10 меңгә якын үзмәшгульләрнең теркәлүен күрәбез”, - диде ул.

Профессиональ керемгә салым дип аталган яңа салым режимы эксперимент рәвешендә 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт пилот төбәктә (Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе һәм Татарстанда) кертелде. Айга 200 мең сумнан да югары булмаган керем алган һәм яллы эшчеләре булмаган эшмәкәрләр күрсәтелгән төбәкләрдә үз смартфоннарына “Минем салым” кушымтасын урнаштырып, салымны шуның аркылы түли ала (керемнәрдән 4% физик затлар белән эшләгәндә һәм 6% компанияләр белән). Бу режимның максаты – үзмәшгульләрне легальләштерү. Аларның саны кайбер мәгълүматларга караганда Россиядә дистәләгән миллион кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International