Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга килешүләр төзү өчен гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул искә төшергәнчә, бүген комиссиягә алты инвестицион проект буенча гаризалар тәкъдим ителгән.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.
Утырышта Татарстан Республиксы финанс министры урынбасары Данил Волков катнашты.