Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Коллегия «2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына багышланды.
«Шамов сырхауханәсе бинасы, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич» мәдәни мирас объектындагы торгызу эшләрен башкаруның һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген исәпкә алып, коллегия уздыру урыны итеп «Kazan Palace by Tasıgo» кунакханәсенең конференц-залы сайлап алынган (Казан, Калинин ур., 5/24).
Йомгаклау коллегиясендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният минитрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт саклап калуы департаменты директоры Роман Рыбало һәм башкалар катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.