Бүген Казанда 2018 елда эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган Татарстан Прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.