Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Коллегия ведомствоның 2018 елда эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.