ТР Төзелеш министрлыгы: 18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак тапшырылган

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International