Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы турында

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  катнашында Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды.

Утырышта ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегиядә нотык белән Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга  Редько чыгыш ясады.

2018 елда Дәүләт комитеты тарафыннан гомуми суммасы 6,15 млрд сумга  1 мең 50 үзәкләштерелгән сатып алулар гамәлгә ашырылган. Республика товар җитештерүчеләре белән 4,5 млрд сумга килешүләр төзелгән. Уздырылган сатып алулар процедурасы нәтиҗәсендә бюджет акчасын экономияләү 369,9 млн сум тәшкил иткән.

 Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International