«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды (Казан).

«Татнефть» компаниясенең энергетика өлкәсендә үсеше стратегиясе турындагы мәгълүмат тыңланылды. Шулай ук 2018 елда эчке аудитка идарә эшенә дә йомгак ясалды.

 Утырышта шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International