Хөкүмәт бары февраль ахырына гына салым маневрының беренче нәтиҗәләрен бәяли алачак

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Россия Хөкүмәте нефть тармагындагы салым маневрының һәм демпфирлый торган механизмның эшенең беренче нәтиҗәләрен ким дигәндә бары тик февраль ахырында гына ясый алачак. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Козак вәкиле Илья Джус җиткерде.

“Салым маневры тарафыннан каралган механизмнарның эшенең реаль нәтиҗәләре (бу иң беренче чиратта кире акциз эше) февраль ахырында башлана. Бу вакытта компанияләр я түлиләр яисә бу механизм буенча акча алалар”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге срокка кадәр тармакны көйләүнең бу механизмнарына төзәтмәләр кертелмиячәк.

“Шул ук әйбер вертикаль-интеграцияләнгән нефть компанияләре белән 31 мартка кадәр гамәлдә булган килешүләрне озайту яисә озайтмауга кагыла. Бу салым маневры механизмы ничек эшләп китәчәген карар өчен безнең  әлеге аралыкны алуыбызга бәйле. Шуңарчы кабул ителгән карарда бернинди яңа инструментлар яисә төзәтмәләр булмаячак”, - дип искәртте Джус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International