ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы” ярышында катнашты

2019 елның 9 феврале, шимбә

2019 елның 9 феврале көнне Татарстан Респбликасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре ел да уздырыла торган "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты.

Татарстан башкаласында чаңгы ярышлары Горки-Әмәт урманы паркында башланды, аннары спортчылар Казансу тугае буенча Гаврилов урамы буйлап узышты. Ә төп старт “Юдино” бистәсендә «Локомотив» стадионында узды. Быел массакүләм ярышта 20 меңгә якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International