«Moody's Investors Service» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының рейтингын күтәрде

2019 елның 15 феврале, җомга

«Moody's Investors Service» Халыкара рейтинг агентлыгы 2019 еның 12 февралендә Татарстан Республикасының рейтингын «Bа1» – (фараз «Тотрыклы») дәрәҗәсенә кадәр күтәрде.

Агентлыкның бәяләмәсендә Татарстан Республикасы зур үсеш алган агросәнәгать комплекслы Россиянең иң мөһим төбәкләренең берсе булуы күрсәтелә. Шул ук вакытта төбәкнең чагыштырмача тотрыклы һәм хәрәкәтчән икътисады, яхшы бюджет күрсәткечләре, шулай ук республика дәүләт әҗәтен каплау күләмнәренең дәвамлы чорга бүленгән вакытта зур булмаган әҗәт йөкләмәсе искәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International