Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны башкару турында хәбәр ителде. 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылачак төп ИТ-проектлар билгеләнде. Алардан 12 млрд. сумга икътисадый эффект көтелә.
Шулай ук Директорлар советы "Стратегия-2030"да каралган нефть запаслары һәм чыгару күләме үзгәрү динамикасы турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, компаниянең 2018 елга инвестицион программасы үтәлеше һәм 2019 елга программа турында да сөйләштеләр.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.