Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның февралендә гыйнвар белән чагыштырганда 2,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта ел башыннан алып курс 2,8%ка үскән, ә еллык чагылышта 2018 елның февраленә кимү 5,9% тәшкил иткән.
Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы гыйнвар белән чагыштырганда февральдә долларга 2,5%ка, ә ел башыннан алып – 3,2%ка, еврога 3,6%ка, ә ел башыннан алып – 4,6%ка үсте.
Рубльнең нәтиҗәле курсы Россиянең хәлиткеч сәүдә партнерларының (Россиянең тышкы сәүдә әйләнешендә бу илләрнең өлешләренә карап) валюта курслары базасында исәпләнә.
2018 елның йомгаклары буенча рубльнең реаль нәтиҗәле курсы 6,9%ка төшкән, шул исәптән долларга 10,8%ка, еврога - 6,9%ка.