Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2019 елның ике ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, апрель аена һәм икенче кварталга компаниянең бюджеты расланды.
Чарада катнашучылар шулай ук тышкы төбәкләрдә компаниянең үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, утырышта инновацион-технологик стратегия максатлары һәм проектлары үтәлеше турында мәгълүмат та тыңланылды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.