Дмитрий Медведев: Россиянең макроикътисады тышкы шокларга тотрыклылыгын исбатлады

2019 елның 26 марты, сишәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев илнең макроикътисадый стабильлеген тәэмин итү механизмы үзенең тышкы шокларга тотрыклылыгын исбатлады дип җиткерде.

“Безнең тарафтан булдырылган макроикътисадый стабильлек конструкциясе үзенең теләсә кайсы тышкы шокларга тотрыклылыгын исбатлады”, - дип ассызыклады Министрлар Кабинеты башлыгы Россия Финанс министрлыгы коллегиясе утырышында. Аның сүзләренчә, 2018 елда җиде елга беренче тапкыр федераль бюджет тулаем эчке продуктның 2,6% профициты белән үтәлгән. Моннан тыш, төбәкләрнең бюджетлары хәле шактый яхшыртылган, аларның профициты 500 млрд сум тәшкил иткән. Шулай ук дәүләт әҗәте 5%ка диярлек киметелгән.

Медведев сүзләренчә, Россия икътисады узган елны уңай тәмамлаган. Аерым алганда, тулаем эчке продукт югарырак темплар белән үсә башлаган, ә инфляция дәрәҗәдә саклап калынган, бу исә макроикътисадый стабильлекне сакларга һәм алга барырга мөмкинлек бирә. Медведев болар “һәрвакытта да намуслы булмаган конкуренциягә һәм төрле сәяси каршы чыгуларга”, тышкы басымга карамастан Россиянең икътисадын үстерергә мөмкин бирә дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International