РФ бюджеты баррель өчен $35-45 нефтькә бәядә баланска китерелә, бу исә соңгы 10 елдагы иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Россия Финанс министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән коллегиясендә җиткерде.
“Агымдагы счетның бюджеты балансын тәэмин итә торган нефтькә бәя бүген баррель өчен $35-45 тәшкил итә, - диде ул. – Бу шулай ук соңгы унеллыкта иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе”.
Силуанов Россия тулаем эчке продукты узган елда 2,3%ка үсте дип хәтерләде. “Бу әле без үзебезгә куйган [тулаем эчке продуктның дөньяныкыннан югарырак үсеше] максатларга кадәр, ләкин шулай да бу 2012 елдан башлап иң югары үсеш темплары. Һәм бу темп уртача соңгы 10 елдагы белән чагыштырганнан югарырак”, - дип ассызыклады ул.