Икътисадый үсеш министрлыгы үзмәшгульләр өчен контроль-күзәтү таләпләрнең йогынтысын чикләргә тәкъдим итте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы үзмәшгульләр бизнесына контроль-күзәтү органнары таләпләренең йогынтысын чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта министрлык башлыгының урынбасары Вадим Живулин җиткерде.

“Контроль-күзәтү эшчәнлекнең агымдагы режимы үзмәшгульләргә тулы күләмдә карарга тиеш түгел, кайбер урыннарда чикләү кирәк. Ләкин шул ук вакытта без хезмәт, туклану продуктлары [китерү] һ.б. секторда эшләгән гражданнарның эш сыйфатына игътибар юнәлтелгән булырга тиешлеген аңлыйбыз”, - диде ул һәм якын арада бу мәсьәләне РФ Хөкүмәтендә тикшерү планлаштырыла дип өстәде.  

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 1 гыйнвардан башлап Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе һәм Татарстан территориясендә гамәлгә керде. Яллы эшчеләр җәлеп итмичә һөнәри эшчәнлек алып барган Россия гражданнары салым түләүче статусын ала һәм “Минем салым” мобиль кушымтасы аша үзләренең керемнәре суммасыннан 4% алып 6% кадәр күчерә ала. “Россия таянычы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы мәгълүматына караганда, үзмәшгуль статусын инде 47 мең кеше алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International