Антон Силуанов Россия икътисадын үз көчләре белән үстерәчәк дип җиткерде

2019 елның 13 апреле, шимбә

Россия үз ресурслары хисабына икътисадының алга үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәргә исәп тота, шул ук вакытта ил чит ил инвесторлары өчен ачык булып кала. Шундый ниятләр турында РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов “Россия-24” телеканалының эфирында белдерде.

“Без икътисадны үз көчләребезгә таянып булдырабыз, - диде ул – Әлбәттә, без чит ил инвестицияләре өчен ачык, ләкин хәл шулай урнаша икән, башка юл юк, без элек булганнан тагын да уңайлырак шартлар булдырачакбыз”.

Икътисадны камилләштерү максаты белән инде кулланылган чаралар арасында министр валюта көйләвен либеральләштерүне, искергән, бизнес эшенә комачаулаган норматив актларны бетерүне һәм үзмәшгульләр өчен яңа льготалы режимнарны атады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International