Татарстанда 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Киңәшмә Казан Кремлендә узды.

Республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International