Казан марафоны – 2019да катнашу турында

2019 елның 5 мае, якшәмбе

4-5 майда Татарстанның башкаласында Ак Барс Банкы Казан марафоны узды.

Масштаблы вакыйга үзендә дөньяның 32 иленнән вәкилләрне: йөгереш фанатларын һәм марафон буенча Россия чемпионатында катнашучы профессиональ спортчыларны җыйды.

Ярышларның икенче көнендә 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км йөгерүләр узды. Чарада катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов һәм җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Юрий Борзаковский сәламләде.

Акциягә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм министрлыкның башка хезмәткәрләре кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International