Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы ел башыннан алып 5,3%ка үскән

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның апрелендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта агымдагы ел башыннан алып курс 5,3%ка үскән.

Шул исәптән, рубльнең реаль нәтиҗәле курсы алдагы ай белән чагыштырганда апрельдә  долларга 0,5%ка, ә ел башыннан алып – 4,4%ка, еврога 1,4%ка, ә ел башыннан алып – 6,6%ка үсте.

Рубльнең нәтиҗәле курсы Россиянең хәлиткеч сәүдә партнерларының (Россиянең тышкы сәүдә әйләнешендә бу илләрнең өлешләренә карап) валюта курслары базасында исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International