Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше фаразын 1,3% дәрәҗәсендә калдыра

2019 елның 21 мае, сишәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше фаразын 1,3% дәрәҗәсендә калдыра. Бу хакта РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.

“Әлегә әйе”, - диде ул Икътисадый үсеш министрлыгы тулаем эчке продуктның агымдагы елда 1,3%ка үсеше буенча фаразын һаман да актуаль дип саныймы дигән сорауга җавабында.

“Чөнки беренче квартал – ул алдан алынган мәгълүмат. Алар теге якка да, бу якка да үзгәрергә мөмкин. Һәм без [I кварталда] сүлпән динамика көттек. Алга таба ничек үзгәрер, карарбыз. Тулаем эчке продукт күзлегеннән беренче квартал – ул бик [бәяләү өчен] аз күләмле”, - дип аңлатты ул.

Орешкин шулай ук елның икенче ярысында РФ икътисадында рецесссия көтмәвен искәртте. “Юк, моны салым-бюджет факторы булды дип саныйм. Ул үзенең мөһим тискәре ролен I кварталда инде уйнады, елның төп өлешендә ул башка якка эшләячәк”, - дип искәртте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International