Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия комплексы алдында торган актуаль бурычларны атады
2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең узган ярты елдагы эш нәтиҗәләре хакында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның языннан дөньяда икътисади кризисның яңа дулкыны чыгу ихтималы хакында актив фикер алышулар бара. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан статистикасында икътисади кризис билгеләре сизелми. Узган 6 айда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,4 процент тәшкил иткән. Төзелеш эшләре күләме 9 процентка, ваклап сату әйләнеше – 20, реаль хезмәт хакы күләме – 16 процентка арткан. Эшсезлек кимегән.
Нефть, газ, химия комплексында төяп озатылган продукция күләме 11 процентка үсеп, 416 млрд сумлык булган. Җитештерүдә үсеш 10,6 процент тәшкил итә. Үсешне нигездә нефть эшкәртү (47 процентка) тармагы тәэмин иткән. Химия һәм нефть химиясендә продукция җитештерү бу чорда – 4,6, нефть чыгару – 0,8 процент үсеш биргән. Уртача хезмәт хакы күләме 30 мең сумга җиткән. Резин һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү секторында аның үсеше аеруча сизелә.
Нефть, газ, химия комплексының бу чордагы эшчәнлеге хакындагы мәгълүматны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов комплекс алдында торган актуаль бурычларга тукталды. “Казан оргсинтез”ны чимал белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, ул бөтен дөньяда, аеруча Кытайда, актив үсештә булган газ-химия тармагына игътибар юнәлтте, пиролиз буенча андагы тәҗрибәне өйрәнергә тәкъдим итте. Ул шулай ук автокомпонентлар җитештерү өчен сумала җитмәү проблемасына да тукталды. “Татнефть”нең пыяла җепселләр заводы бик яхшы эшләгән, дөнья дәрәҗәсендәге җепләр җитештергән бер вакытта, сумала юк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Президент әлеге мәсьәләгә чишелеш табу, партнерлар эзләү өчен, “Татнефть” вәкилләре һәм нефтехимиклар катнашында эшче төркем төзергә кушты. Республика башлыгы шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән продукциянең нигез чимал булырга тиешлеген ассызыклады.
Төзелештә, шул исәптән юллар төзелешендә, капиталь ремонт эшләрендә полимерлар куллануны арттыру бүгенге утырышта тагын бер бурыч буларак аталды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан нефтехимиясе өчен бу өлкәләр зур мөмкинлекләр базары булып хезмәт итә.
Россия фәннәр академиясенең Синтетик полимер материаллар институтының полимер композицион материаллары, аларны эшләү һәм куллану перспективалары хакында институт директоры Александр Озерин сөйләде. Әлеге институтка 1981 елда нигез салына. Ул югары температурага чыдамлы яңа типтагы полимерлар һәм композитлар, утка чыдамлы композит полимер материаллар буенча фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып бару, яңа полимер материаллар өлкәсендә дәүләт программаларын координацияләү белән шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов институтка эшләнмәләрнең гамәли өлешен әзерләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, продукциясенең металл сыйдырышлылыгын композитлар файдасына киметүгә омтылган безнең “КАМАЗ”, Казан вертолет заводы кебек предприятиеләр аны кулланучылар була алыр иде. “Безнең эшләнмәләрне сатуны артыру өчен, аларны өстәмә үзлекләр белән чыгарырга кирәк”, - диде ул.
Германиянең BWS Technologie GmbH компаниясенең юл төзелешендә һәм химия производстволарында файдаланучы SUPRATON гомогенизаторларын куллану тәҗрибәсе хакында бүгенге утырышта әлеге компания вәкиле Татьяна Скайде сөйләде. SUPRATON машиналары химия, кәгазь, битум һәм азык сәнәгате өлкәләре өчен каралган. Рөстәм Миңнехановны бу презентация барышында аеруча өстәлмәләр нигезендә модификацияләнгән битум (юллар сыйфатын яхшыртучы) җитештерү темасы кызыксындырды. Бүген “Татнефть” табигый битум чыгара. Ә ТАИФ-НК битум җитештерә. Президент әлеге компанияләрне бу мәсьәлә буенча BWS Technologie GmbH компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга чакырды.
“Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов утырышта катнашучыларга 5-7 сентябрь көннәрендә Казанда узачак “Нефть. Газ. Нефтехимия-2012” XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенә әзерлек хакында мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә кысаларында узачак чараларга аерым игътибар юнәлтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында
2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.
1
июнь, 2026 ел
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз – «тотрыклы».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз