Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.