Радик Гайзатуллин: “Республикада тулысынча финанс мөстәкыйльлегенә ирешкән муниципалитетлар күп түгел, әмма аларның саны арта бара”

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карап фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Иң элек депутатларны ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева - Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте.

Комитет әгъзалары төп чыгышларны ясаучыларга үзләрен кызыксындаоган сорауларны бирде. Алар нигездә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы фондын арттыру өчен республика бюджетында каралган чараларга, җирле үзидарә органнарын кызыксындыруның финанс механизмнарына, кече һәм урта бизнес субъектларын үстерү һәм ярдәм итү программаларына кагылышлы иде.

Вице-спикер Римма Ратникованы республика муниципаль берәмлекләренең финанс ягыннан җитешлеккә ирешү перспективалары кызыксындырды.
Министр Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, респуб

икада тулысынча финанс мөстәкыйльлегенә ирешкән муниципалитетлар күп түгел, әмма елдан-ел аларның саны арта бара. Чөнки муниципалитетлар үз карамагындагы салымнарны актив җыярга өйрәнеп килә.

Комитет бюджет проектына карата чыгарган бәяләмәсендә муниципаль берәмлекләренең финанс ягыннан мөстәкыйльлеккә ирешерегә тиешлеген, бюджет процессы белән идарә практикасына алдынгы технологияләрне кертү өчен шартлар тудыру зарурлыгын билгеләп үтә.

Шул ук вакытта депутатлар республика бюджет системасы керемнәренең республика бюджетында үзәкләшкән рәвештә туплануын белдерә. Бу, үз чиратында, муниципаль берәмлекләрен салым потенциалын үстерүгә кызыксындырмый. Җирле үзидарә органнарының бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануга һәм бюджет чараларын оптимизацияләүгә илтми.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина көн тәртибенә чыгарылган “Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында” закон проектын тарихи документ дип бәяләде. Шул ук вакытта бу законны кулланырга булмасын иде дигән теләктә калды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый закон актлары Россия Федерациясенең дүрт төбәгендә кабул ителгән.

Закон проекты 2012 елның 2 маенда кабул ителгән “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнарын һәм закон чыгару (вәкиллекле) органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга һәм “РФ гражданнарының референдумда катнашуга хокукы һәм сайлауга хокуклары төп гарантияләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон нигезнамәләрен тормышка ашыру максатыннан эшләнгән. Ул сайлаучылар тарафыннан ТР Президентын кире чакыртып алуны нигезләүне һәм процедурасын билгели.

Югары вазыйфаи затны кире чакыртып алу процедурасы РФ субъекты референдумын уздыру өчен билгеләнгән тәртиптә башкарылырга тиешлеген исәпкә алып, закон проектында “РФ гражданнарының референдумда катнашуга хокукы һәм сайлауга хокуклары төп гарантияләре турында” Федераль закон, “Татарстан Республикасы референдумы турында” ТР Законы төзелеше һәм таләпләре исәпкә алынган.

“Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнарын һәм закон чыгару (вәкиллекле) органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон буенча ТР Президентын түбәндәге очракларда кире чакыртып алып була. Ул РФ һәм (яки) ТРның законнарын бозган булса (бу факт суд тарафыннан расланган булырга тиеш), шулай ук үз вазыйфаларын берничә тапкыр тупас рәвештә үтәмәсә (бу факт суд тарафыннан расланган булырга тиеш), югары вазыйфа биләү туктатыла.

Кире чакыртып алу инициативасы белән Татарстан территориясендә яшәгән һәм ТР Президенты сайлауларында актив сайлау хокукына ия булган РФ гражданнары чыга ала.

ТР Президентын кире чакыртып алу буенча тавыш бирү уздыру инициативасына теләктәшлеккә сайлаучыларның имзалары җыела. Федераль закон буенча, әлеге имзалар Татарстан Республикасында теркәлгән сайлаучыларның дүрттән беренеке булырга тиеш.

Закон проектында инициатив төркемне теркәү һәм статусын билгеләү тәртибе күрсәтелә. Кире чакыртып алу мәсьәләләре буенча агитация уздыру өчен, башка төркемнәр дә оештырылырга мөмкин. Мондый төркемнәрне гражданнар, сәяси партияләр һәм башка иҗтимагый берләшмәләр төзи ала.

Документта шулай ук кире чакыртып алу өчен тавыш бирүне оештыру, тавышларны санау һәм халыкка игълан итү тәртибе бирелә. Моңа бәйле финанс мәсьәләләре дә карала.

“Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнарын һәм закон чыгару (вәкиллекле) органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон буенча, Татарстан закон проектында ТР Президентының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ Президенты тәкдиме буенча кабул ителә.

Закон проекты ТР Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International