Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның гыйнварында - мартында баррель өчен $48,18 дәрәҗәсендә урнашты, дип хәбәр итә РФ Финанс министрлыгы.
2019 елның шул ук чорында Urals ның уртача бәясе баррель өчен 63,17 доллар тәшкил иткән булган.
Шулай ук хәбәрдә 2020 елның мартында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 29,17 доллар тәшкил иткән дип күрсәтелә, бу исә узган елның шул ук ае (баррель өчен $65,98) белән чагыштырганда 2,3 тапкырга түбәнрәк.