Рейтинг агентлыгы белән очрашу

2008 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының финанс министрлыгында «Standard & Poor's» халыгара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашу узды.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәге җитәкчесе Алевтина Кудрявцева, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Азат Әюпов шулай ук министрлыклар белгечләре катнашты.

Агентлык вәкилләре - «Standard & Poor's» халыгара рейтинг агентлыгының региоанль һәм муниципаль финанслар төркеменең әитәкчесе урынбасары -  Феликс Энгель һәм әйдәүче киңәшчесе  Ирина Пильман  республикабызның финанс икътисадый тормышы турында җентекле мәгълүмат ишеттеләр.

Татарстан Республикасының кредит рейтингларын үстерү макстатында халыгара рейтинг агентлыклары белән мөнәсәбәт ныгытыла. Бүгенге көндә өч халыгара рейтинг агентлыгы белән хезмәттәшлек итү турында килешү гамәлдә: «Standard & Poor's», «Moody's» и « Fitch». Бөтен дөнья буенча бу өч лидер фикеренә инвесторларның күбесе нигезләнә. Агентлыкларның һәркайсы һз методикасы белән эшли, кулланучылары да төрле.

Рейтинг билгесе системасына социаль, финанс өлкәләре, шулай ук икътисад тармагының үсешен чагылдыру да керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International